Янгын нилектән килеп чыккан соң?
Янып китүләрнең төп сәбәпләре түбәндәгеләр:
– электр җиһазларыннан һәм электр көнкүреш приборларыннан файдалану кагыйдәләрен бозу (40 процент). Күрсәткеч гомумән алганда кимегән бер вакытта район үзәгендә, шулай ук Сахаровка, Урта Тигәнәле һәм Ялкын авыл җирлекләрендә шул сәбәп аркасында янгыннар саны артты.
– Ут белән саксыз эш итү (38 %). Алексеевск, Бутлеровка, Войкино, Сахаровка, Зирекле, Урта Тигәнәле һәм Лебяжье авыл җирлекләре исәбенә үсеш 33 % булды.
– Мич җиһазларыннан файдалану кагыйдәләрен бозу (11%). Шул сәбәп аркасында янгыннар санының артуы Биләр, Зур Тигәнәле, Войкино, Зирекле һәм Ромодан җирлекләрендә күзәтелде.
– Кеше милкен усал ният белән юк итү (яндыру – 8 %) яки 2013 елгы ике урынына бер очрак.