Җилләр, җилләр...

2015 елның 4 феврале, чәршәмбе

Янгын каравылы гарнизоны начальнигы Владимир Мишечкин сөйләгәнчә, янгын сүндерүчеләргә һәм коткаручыларга бу көнне 112 номерына түбәләрне ачу белән бәйле шалтыратуларга тиз арада җавап бирергә туры килгән. Чапаев урамының 6нчы йортындагы һәм “Зилант” ягулык станциясендәге җимереклекләр вакытында төзәтелгән.

Көчле җил аркасында район үзәгенең Набережная һәм Есенин урамнарындагы күп фатирлы ике йорт түбәсенең бер өлешен давыл алып ташлаган. Мәдәният бүлегенең гараж түбәсен тулысынча каерып алган, каерып алынган калай кисәкләре берничә дистә метр ераклыкка, төгәлрәк әйткәндә, Мәңгелек ут янындагы монумент янына ук барып төшкәннәр. Зирекле һәм Зур Тигәнәле клубларының түбәсен каерып ачкан. Ә Ар.Баран авыл клубының 30 табак шиферын алып киткән. Сахаровкада да берничә өйнең түбәсен төзәтергә туры киләчәк. Хәзер Левашево авылы янындагы бер сыер абзарының түбәсе ремонт таләп итә. Масловкада да түбәне алып киткән. Анда Яшьләр урамындагы 76 һәм 66 яшьлек апалар яши торган ике фатирлы өй түбәсез калган. Җирлек башлыгы Владимир Репин сүзләренә караганда,  авыл Советының ремонтка акчасы юк. Ләкин төзү материаллары булса, түбә ябылачак, чөнки ул төзү бригадасы белән сөйләшкән, ә ул эшкә әзер. Дүшәмбе һәм сишәмбе көннәрендә шул ук урамда ут булмаган, чөнки җил тимерчыбыкларны өзгән. Электр энергиясе белән өзеклекләр барлык җирлекләрдә дә булган. Төгәлрәк мәгълүматларны белеп булмады, чөнки Челтәр компаниясендә, эшләре күп булуга сылтап, нинди дә булса мәгълүмат бирүдән баш тарттылар.

Юллардагы хәл дә җиңелләрдән булмаган. Кар көртләре һәм юл буйларында батып калган автомобильләр бу ике көндә адым саен очрап торган. Дүшәмбе көнне Алексеевск-Чистай юлы ябылган. Кешеләр аварияләр аркасында “бөке”ләрдә сәгатьтән артык басып торганнар. Алексеевскида яшәп, Чистайда эшләүче Константин Зайцев кич белән өенә бик авырлык белән генә кайтып җиткән. Республикада  игълан ителгән “Буран” операциясе уңаеннан  аның автомобилен дә, ЮХИДИ инспекторлары юлга кертмичә, кире борып җибәргәннәр. Аңа машинасын Чистайда калдырып, эш машинасында Биләр аша кайтырга туры килгән. Бу юлда да 10-12 машинадан “бөке” хасил булган: Ар.Баран янында фура юлга аркылы баскан һәм ул хәрәкәтне ярты сәгатькә туктаткан. Җил-давыл  вакытында ЮХИДИ хезмәткәрләре 6 авария теркәгәннәр. Бәхеткә, зыян күрүчеләр булмаган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International