Узган шимбәдә Кыркүлдә “Ясная Поляна” – “Сөт иле” бүлекчәсе базасында район хуҗалыклары җитәкчеләре һәм зоветбелгечләренең киңәшмәсе булды. Очрашу терлекләрне кышлату һәм елның 11 аенда терлекчелек буенча район авыл хуҗалыгы предприятиеләренең эшенә йомгак ясауга багышланган иде.
2015 елның 5-6 декабрендә Родники, Тиган Булак, Александровка, Шәмә, Сахаровка, Чув. Майна, Коры Көрнәле авыл мәдәният йортлары хезмәткәрләре кечкенә концертлар белән инвалидларның өйләренә бардылар.
2015 елның 9 декабрендә иртәнге 10 нан 12 гә кадәр район мәдәният йортында мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен Бушлай хокук ярдәме күрсәтү көне булачак.
2015 елның 4 декабрендә “Кайгырту” социаль приютында “аерым” балалар, аларның әниләре һәм әбиләре кунакта булдылар.
7 декабрьдә сәгать 10 нан 12 гә кадәр “Бердәм Россия” партиясенең Совет мәйданы, 4 нче йортта урнашкан Алексеевск җирле җәмәгатьчелекне кабул итү бүлмәсендә халыкны кабул итү булачак.
Инвалидлар ункөнлеге кысаларында 2015 елның 3 декабрендә Алексеевскиның уңайлы һәм төзекләндерелгән картлар һәм инвалидлар интернат-йортында шунда яшәүчеләр өчен“Җырлыйк әле, дуслар!” исемле чара уздырылды.
2015 елның 3 декабрендә балалар китапханәсендә инвалидлар көненә багышланган “Кояш бөтен кешегә бертигез яктырта” исемле чара – 2нче Алексеевск урта мәктәбе укучылары белән игелеклелек дәресе булып узды.
Инвалидлар ункөнлеген үткәрү кысаларында үзәк район хастаханәсенең медицина хезмәткәрләре беренче төркемле 18 каты авыруның өенә бардылар, аларга медицина каравы үткәрделәр, тиешле киңәшләр бирделәр.
Россия Федерациясе Президенты кушуы буенча ел саен җирле вакыт белән көндезге 12 дән кичке 8 гә кадәр гражданнарны кабул итү булачак.
1 декабрьдә, “Бердәм Россия” партиясенең туган көнендә, район үзәгендә һәм авыл җирлекләрендә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатлары һәм җирле депутатлар гражданнарны кабул иттеләр. Район буенча барлыгы 47 мәйданчык эшләде.