Приют педагоглары балалар өчен кызыклы дәресләр оештырдылар. Зур өстәл янында өлкәннәр һәм балалар гаҗәеп әйберләр ясарга мөмкин икәнлеген генә белеп калмадылар, үзләре дә тозлы камырдан кар бөртекләре әвәләделәр. Әниләр, әбиләр һәм балалар әлеге процесс белән бик тә мавыгып киттеләр, һәр катнашучы үз фантазиясенә ирек бирде, һәм һәр гаиләнең үзенең үзенчәлекле кар бөртеге килеп чыкты. Балалар педагог О.Н. Давыдованың сорауларына актив җавап бирделәр, игътибар белән тыңладылар, башка балалар ясаган әйберләрне тотып-тотып карадылар. Әниләргә һәм әбиләргә камырдан ясалган зур-зур картиналар бик ошады. Дәресләр тәмамланганнан соң приют буйлап экскурсия үткәрелде, анда балаларга уен һәм сенсорлы бүлмәләрне күрсәттеләр. Аларга өстәл футболын уйнау бик ошады, алар кертелгән туплар турында берсен-берсе уздыра-уздыра фикер алыштылар һәм бер-берсенең уңышларына сөенделәр. Иң соңыннан актлар залын карадылар, анда балалар шигырьләр белүләрен уртаклаштылар. Педагогның һәр балага кулдан ясалган чәчәк сайлап алырга һәм үзләренең әни-әбиләренә бүләк итәргә кушулары иң дулкынландыргыч мизгел булды. Һәркем иң якын кешесенә иң матур чәчәкне сайлап алды. Әлбәттә инде, бергәләп чәй эчү балалар өчен иң күңеллесе булды. Канәгать малайлар һәм кызлар торт белән чәй эчтеләр һәм үзләренең “Кайгырту” приютына походлары, нинди яңалыклар белүләре һәм аларга нәрсәнең бик тә ошавы турында бергәләп фикер алыштылар. Нәни Богданга приюттагы шартлар шулкадәр ошады ки, ул әнисеннән бирегә тагын бер кат кунакка килергә сорады. Приют хезмәткәрләре белән озак саубуллаштылар – әниләр, әбиләр һәм балалар шулай җылы каршылаулары өчен чын күңелдән рәхмәт әйттеләр. Һәркем уңай хис-тойгылар һәм киләсе очрашуларга кадәр, дип кайтып китте.