Кр. Баран авылының бала чактан инвалид Л. Баранованың өендә авыл мәдәният йортының курчак театры спектакле күрсәтелде. Кыршунталылылар инвалид Гатауллиннарны бергә яшәүләренең 60 еллыгы белән котладылар. Концерт бригадаларында катнашучылар җырладылар, шигырьләр сөйләделәр, дусларча сөйләшеп утырдылар, сәхнәләштерелгән әсәрләр күрсәттеләр. Лебяжье авыл мәдәният йортының – “Тимурчылар”, Кыркүл, Приозерное, Зирекле мәдәният йортларының волонтер клублары аларның өйләрен җыештырдылар, карларын чистарттылар.