Бердәм кабул итү көне Менә шундый төрле сораулар

2015 елның 4 декабре, җомга

Игътибарга алырлык сәбәпләр аркасында район кешеләре белән очрашуга республика Дәүләт Советы  Рәисе Фәрит Хәйрулла улы Мөхәммәтшин килә алмады. Ул дүшәмбе көнне,  7 декабрьдә, сәгать 10 нан 12 гә кадәр кабул итәргә вәгъдә бирде.

 

Партия башкарма комитеты җитәкчесе Валентина Увакина хәбәрчегезгә сөйләгәнчә, безнең районда мондый акция өченче тапкыр үткәрелә икән инде. Әгәр былтыр халык тарафыннан сайлап куелган кешеләр  белән очрашуга 50 дән аз гына күбрәк кеше килгән булса, быел исә үзләрен борчыган сораулар белән 105 кеше мөрәҗәгать итте.

 Мөрәҗәгатьләр төрледән-төрле иде. Авылларда нигездә бер-берсенә охшаш темалар: авыл юлларын кардан чистарту, сукбай этләрне ату, авылда даруханәләрнең булмавы, автобуслар йөрмәү, пайлар бирү, авыл мәдәният йортлары, клублар өчен музыка аппаратуралары сатып алу һәм башка социаль ярдәм күрсәтү темалары күтәрелде.

 Алексеевскилыларны партиянең җирле бүлекчәсе сәркатибе Владимир Константинович Козонков, республика Дәүләт Советы депутатлары Алексей Алексеевич Демидов һәм Фоат Вәли улы Вәлиев кабул иткән район үзәгендә исә сораулар күбрәк булды. Район үзәген төзекләндерүгә, торак-коммуналь өлкә, атап әйткәндә, урамнарны кардан чистарту һәм эчә торган суның сыйфатына, сәламәтлек саклауга, мәгарифкә, шулай ук социаль ярдәмгә кагылышлы проблемалар яңгырады. Шәхси мәсьәләләре белән мөрәҗәгать итүчеләр дә килгән иде.

Хакимият органнары вәкилләре, үтенечләрне игътибар белән тыңлап, үз сайлаучыларына булышу өчен чын күңелдән һәм тулы тәвәккәллек белән мөмкин булганның барысын да эшләргә тырыштылар.  Өстәвенә кайбер мәсьәләләр шунда ук, урыннарда хәл ителде. Мәсәлән, “МСО-ТАПС”  оешмасы җитәкчесе Марат Вәлиевка ярдәм сорап Зур Тигәнәле авылыннан бер хатын-кыз мөрәҗәгать итте. Аның сүзләренә караганда, әлеге авылда бала-чага,  ясалма күлне кардан чистартып, хоккей мәйданчыгы ясаган. Ләкин кыш көне урамда тиз караңгы төшә, һәм балалар шул сәбәпле уйнаудан иртә туктарга мәҗбүрләр. Ата-аналар исеменнән ул әлеге мәйданчыкны яктыртуларын сорады. Җавап итеп Марат Шамил улы булышырга  вәгъдә бирде һәм әлеге ханымны Яңа ел башланганчы проблеманың  хәл ителәчәгенә ышандырды. Әлеге мәшәкатьләрнең бер өлешен үз өстенә алды, эшнең икенче яртысын башкаруны авыл җирлеге башлыгыннан сорады.

Берничә сәгать эчендә генә үтәп булмый торган мәсьәләләрне (алар байтак вакыт таләп итәләр) әле төрле дәрәҗәдәге депутатларга хәл итәргә кирәк булачак.

Район кешеләре белән очрашу тәмамланганнан соң халык тарафыннан сайлап куелган күп кенә кешеләр, мондый акцияләр бик кирәк һәм ике як өчен дә файдалы, дип ассызыклап әйттеләр. Беренчедән, бу – үз сайлаучыларың белән танышу өчен менә дигән мөмкинлек. Ә икенчедән, мондый аралашу халыкны үтә дә борчый һәм аерым игътибар таләп итә торган проблемалар һәм мәсьәләләрне белергә мөмкинлек бирәләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International