АПК: эшләр һәм проблемалар

2015 елның 8 декабре, сишәмбе

Традиция буенча хуҗалыкта эшләрнең чын торышын күрү өчен барысы да фермага җыелдылар, анда филиал җитәкчесе Рәфәгат Алиуллов чыгыш  ясады. Ул бу ел дәвамында башкарылган эшләр турында сөйләде, кырчылык, терлекчелек темаларына, финанс мәсьәләләренә генә түгел, ә бәлки кадрлар сәясәтенә, шул исәптән оптимальләштерү аркасында берничә бүлекчәне – “Кызылъяр”ны – “Родники”, “Рассвет”ны – “Урманасты Шунталысы”, “Новоспасск” ины  “Игенче” бүлекчәсе белән берләштерүгә дә кагылып үтте.

Аның сүзен район башлыгы Владимир Козонков дәвам иттерде. Терлекчелектә тармакны безнең районда үстерү турында сөйләп, ул басымны ит һәм сөт җитештерүгә ясады. Шуның белән бергә Владимир Константинович “Ясная поляна”ны яшь терлекләр үстерү буенча каты тәнкыйть утына тотты. Биредә үрчем узган ел белән чагыштырганда 280гә кимегән, бу районда бозаулар алу буенча иң түбән күрсәткеч булып тора. Биредә яшь терлекләрне саклап калу эше дә начар куелган: ел башыннан бирле 400 яшь терлек үлгән. Бу терлекләрне ашату, асрау технологияләрен үтәмәү һәм ветеринария эшенең начар эшләве турында сөйли.

Проблеманы тикшереп ачыклау өчен сүз хуҗалыкның ветеринария табибы Ольга Хәсәновага бирелде.Ул үз эшенең нидән гыйбарәт булуы, авырып киткән яки зәгыйфьләнгән терлекләрне ничек һәм нинди медикаментлар белән дәвалаулары турында сөйләде. Әлеге мәсьәләдә йомгакны  районның баш ветеринария табибы Харис Хәйбуллин ясады, ул катнашучыларга әзерләнә торган азыкның сыйфаты турында сөйләп бирде. Күп кенә авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә  терлек азыгы яхшы сыйфатлы, ләкин, ни кызганыч, шундый филиаллар да бар (шул исәптән Кыркүлдә), аларда азык сыйфаты бик начар, бу – аны салуны бозу нәтиҗәсе, диде ул. Харис Хәмит улы сыерларның биохимик кан анализы турында да сөйләде, нәкъ менә шул  мөгезле эре терлекләр организмында витаминнар һәм кирәкле элементлар җитешмәвен ачыкларга мөмкинлек бирә.

Соңрак киңәшмәдә катнашучылар сыерларны ясалма орлыкландыру пунктында, сөт лабораториясендә булдылар һәм Кыркүл авыл мәдәният йортына киттеләр, киңәшмә анда дәвам иттерелде. Биредә районның бөтен авыл хуҗалыгы предприятиесе  эшенә йомгак ясалды: таблицалар һәм слайдлардан файдаланып, тирән анализ үткәрелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International