Чарада этил спиртын, алкоголь продукциясен җитештерү, аларның әйләнеше һәм сыйфаты өчен дәүләт контролен тәэмин итү, кулланучылар хокукларын яклау буенча ТР Дәүләт инспекциясе җитәкчесе Марченко Игорь, район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Чурин Николай Петрович, социаль ярдәм күрсәтү бүлеге начальнигы Елена Александровна Хәмзина, гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге мөдире Ольга Михайловна Кислова катнашты. Сукыр баянчы Антон Захаровның һәм “Красный восток” авыл мәдәният йортының музыкаль студиясенә йөрүчеләрнең бөтен күңелләрен биреп башкарган халык җырлары, балалар һәм өлкәннәрнең дәртле такмаклары шушы ямьле йорт кешеләренең көчле алкышларына күмелде.