Чараның максаты балалар игътибарын мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрнең проблемаларына юнәлтү һәм аларда кеше тормышының иң кыйммәтле нәрсәсе – сәламәтлек турында күзаллау формалаштыру иде. Әлеге чараның бурычы шәфкатьлелек, сизгерлек, кызгану һәм игелеклелек хисе тәрбияләүдән гыйбарәт иде. Чара башында “Алар безнең кебек үк кешеләр” исемле видео-ролик күрсәтелде, аннары кешеләрнең инвалидларга мөнәсәбәте – “Үзенчәлекле бала”, “Мөмкинлекләре чикләнгән балалар”, “Үз сәламәтлегеңне һәм әйләнә-тирәдәгеләрнең сәламәтлеген сакларга кирәкме?”, “Яхшылык дөньяны коткара!” дигән сүзләрнең нәрсәне аңлатулары турында әңгәмә булды. Балалар әңгәмәдә актив катнаштылар, игелеклелек турында шигырьләр сөйләделәр, мәкальләр әйттеләр. Чара азагында В. Катаевның «Цветик-семицветик исемле әсәре буенча мультфильм күрсәтелде.