ЯҢАЛЫКЛАР


8
февраль, 2016 ел
дүшәмбе

2016 елның 5 февралендә Алексеевск муниципаль районында халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге директоры Семина Н., Алексеевск районының ветераннар советы рәисе Глазунов Н., Урта Тигәнәле авыл җирлеге башлыгы Зәйнуллин Ә. гомере буе балаларга белем биргән укытучы Мортазина Суфия Фазулла кызын 90 яшьлеге белән котладылар.


5
февраль, 2016 ел
җомга

“Җитештерү һәм куллану калдыклары турында”гы Федераль законның 18 нче маддәсе нигезендә кече һәм урта эшмәкәрлек субъектлары, хуҗалык һәм башка эшчәнлек нәтиҗәсендә калдыклар барлыкка китереп, аларны җыю     нормативлары  проектларын һәм аларны урнаштыруга лимитлар эшләмиләр, ләкин дәүләт хакимиятенең вәкиллекле органнарына калдыкларны җыю, файдалану, зарарсызландыру һәм урнаштыру турында хисапны белдерү тәртибендә (моннан соң – хисап документлары) тапшыралар.

Гыйнварда районда үз язмышларын гаилә җепләре белән 4 пар бәйләде, 6сы аерылды.

Форумның төп темасы гадәти булмаган икътисадый шартларда фермер хуҗалыкларының нәтиҗәлелеген күтәрү булды.

Казандагы районара табигатьне саклау прокуратурасы  2016  елның 5 февралендә көндезге 11 дән 1гә кадәр Алексеевск эшчеләр бистәсенең район Советы бинасында (Совет мәйданы, 1 нче йорт)  район һәм бистә халкын әйләнә-тирә мохитне саклау һәм табигатьтән файдалану мәсьәләләре буенча күчмә кабул итүне планлаштырды.


4
февраль, 2016 ел
пәнҗешәмбе

2016 елның 13 мартында авыл җирлекләрендә  гражданнардан үзара салым җыю буенча референдум булачак.


3
февраль, 2016 ел
чәршәмбе

2 февральдә “БЕРДӘМ РОССИЯ” партиясенең Алексеевскидагы җәмәгатьчелекне кабул итү бүлмәсендә гражданнарны кабул итү булды.


2
февраль, 2016 ел
сишәмбе

30 гыйнварда Юеш Көрнәле авылында Алексеевск муниципаль районы башлыгы призына ир-егетләр командалары арасында алкалы хоккей буенча чираттагы уен булды.

Якшәмбе көнне Лебединода 2004 елгы һәм аннан кечерәк малайлар һәм кызлар арасында өстәл теннисы буенча балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе беренчелеге булып узды.

8 февральдән 12 февральгә кадәр Алексеевск муниципаль районында районның муниципаль берәмлекләренә федераль һәм республика законнарында каралган коррупциягә каршы чараларны гамәлгә ашыруда практик ярдәм күрсәтү өчен коррупциягә каршы көрәш буенча республика эксперт төркеме комиссиясе эшләячәк.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International