Белдерү

2016 елның 2 феврале, сишәмбе

Комиссия составына Татарстан Республикасы Президентының коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре буенча идарәсе, Татарстан Республикасы Эчке эшләр министрлыгы, Татарстан Республикасы Прокуратурасы, Татарстан Республикасы Хисап палатасы, Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы, Татарстан Республикасы Финанс министрлыгының казначылык департаменты, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы вәкилләре һ. б. керә.
Комиссия вәкилләре комплекслы чаралар планы нигезендә муниципаль сатуларның ничек оештырылуын, бюджет һәм бюджеттан тыш керемнәргә карый торган муниципаль килешүләрнең төгәллеген һәм вакытында башкарылуын, җирле үзидарә органнары коллективлары арасындагы үзара мөнәсәбәтләрне, эчке мохитне, җитәкчеләрнең һәм җитәкче вазыйфасына килергә тиешле затларның эшлекле сыйфатларын, торак-коммуналь хуҗалык тармагында законнарның үтәлешен, “Балалар бакчасына юллама алуга электрон чират” муниципаль хезмәтенең торышын һәм регламентның үтәлешен һ.б.ларны өйрәнәчәк.
Республика эксперт төркеменең комиссия эше кысаларында 2016 елның 8 февралендә иртәнге 10 да башкарма комитет бинасында (Алексеевск штб., Совет мәйданы, 1) коррупциягә каршы көрәш мәсьәләләре буенча гражданнарны Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Комитеты рәисе урынбасары Воропаева Татьяна Васильевна кабул итәчәк. Контакт телефоны (кабул үтү бүлмәсе) +7(843)267-64-61.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International