Уен бик киеренке узды. Беренче периодның баштагы минутларында Алексеевскдорстрой көндәшенә рәттән ике алка кертте, бу команданың яхшы уйнавын күрсәтте. Юеш Көрнәле командасы беренче периодта моңа нибары бер алка кертү белән җавап бирде. Йомгак «Алексеевскдорстрой» файдасына 2:1 булды. Икенче период та бик кызык үтте, исәп 3:3 саннарында тукталды. Өченче периодта җиңү өчен көрәш тигез булды һәм каты көрәштән хәлдән тайган тегеләре дә, болары да төп вакытны 3:3 исәбе белән төгәлләделәр. Кечкенә генә тәнәфестән соң өстәмә вакыт билгеләнде, анда да исәп үзгәрмәде һәм 3:3 булып калды. Шулай да кемнең көчлерәк булуын ачыклау өчен буллитлар сериясе билгеләнде. Аның буенча «Алексеевскдорстрой» командасы җиңде. Хәлиткеч алканы Антон Бармин кертте. Очрашу нәтиҗәсе «Алексеевскдорстрой» командасы файдасына 4:3 булды.
Уен шулай ук 31 гыйнварда Лебединода Лебедино, Тат. Майна һәм Биләр җыелма командалары арасында да уздырылды. Ул 1:14 исәбенә төгәлләнде – Тат. Майна һәм Биләр җыелма командалары хоккейчылары җиңде.