ЯҢАЛЫКЛАР


17
июнь, 2016 ел
җомга

Узган атнада эшмәкәрлекне үстерүгә һәм Татарстан предприятиеләре продукциясен чит илгә чыгаруга багышланган берничә республика видеоконференциясе булды. Аларның берсендә Россиянең вице-премьеры Игорь Шувалов та катнашты.

“Бердәм Россия” партиясе әгъзалары Россия көнен бәйрәм итү кысаларында футбол матчы үткәрделәр. Партиялеләр Татарстанның “Яшь гвардия” бүлекчәсе һәм “Татарстан Республикасы иҗат яшьләре җәмәгать оешмасы” тарафыннан оештырылган “Патриотик марафон” республика программасына кушылдылар.

Муниципалитет башлыгының Мактау грамотасы белән Марусина Наталья Геннадьевна бүләкләнде.

 Бүген көндезге 2 дән кичке 4 кә кадәр Роспотребнадзор идарәсендә эшмәкәрләр өчен Бердәм “ачык ишекләр” көне булачак. “Ачык ишекләр”нең максаты – Татарстан Республикасы буенча Идарә компетенциясе чикләрендә эшмәкәрләргә, кече һәм урта бизнес вәкилләренә бушлай консультация ярдәме күрсәтү. Роспотребнадзор эшмәкәрләрне түбәндәге адрес буенча көтә: Алексеевск ш.т.б.,  Ленин урамы, 63. Алдан язылырга кирәкми

2016-17 уку елыннан төп гомуми белем турында аттестат алу өчен дүрт мәҗбүри фән буенча тапшырылган имтиханнарның уңай нәтиҗәләре нигез булып торачак.


16
июнь, 2016 ел
пәнҗешәмбе

Алексеевск районында 1 нче Алексеевск урта мәктәбенең спорт мәйданчыгы территориясендә муниципалитет, әлеге мәктәп һәм аграр колледж җитәкчелеге ярдәмендә 28 июньнән 3 июльгә кадәр балалар мәйданчыгы оештырыла.

“Бердәм Россия” партиясе әгъзалары Россия көнен бәйрәм итү кысаларында  футбол матчы үткәрделәр. Партиялеләр  Татарстанның “Яшь гвардия” бүлекчәсе һәм “Татарстан Республикасы иҗат яшьләре җәмәгать оешмасы” тарафыннан оештырылган “Патриотик марафон” республика программасына кушылдылар.


15
июнь, 2016 ел
чәршәмбе

Балалар учреждениесендә тәрбияләнүчеләр Татарстан башкаласында узган “Без Кремльне яратабыз!” фестиваленә бардылар.

Бөгелмәдә “Иделкәем”  фестивале тәмамланды. Анда Алексеевскиның «Радужная фантазия» халык театры лауреат булды.


14
июнь, 2016 ел
сишәмбе

2016 елның 13 июнендә Алексеевск муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Н.Чурин,  социаль яклау бүлеге начальнигы Е. Хәмзина, Алексеевск районы ветераннар советы рәисе Н. Глазунов, Юеш Көрнәле авыл җирлеге башлыгы Ф.Хәйретдинова тыл хезмәтчәне, Бөек Ватан сугышы ветеранының тол хатыны, күп балалы ана – Алексеевск муниципаль районының  Юеш Көрнәле авылы кешесе Закирова Зәйнәп Шакир кызын 90 яшьлеге белән котладылар һәм аңа РФ Президенты В.В. Путиннан котлау открыткасы, район башлыгыннан бүләк җыелмасы, азык-төлек пакеты һәм котлау открыткасы тапшырдылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International