Юеш Көрнәле авылы кешесенә – 90 яшь

2016 елның 14 июне, сишәмбе

2016 елның 13 июнендә Алексеевск муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Н.Чурин,  социаль яклау бүлеге начальнигы Е. Хәмзина, Алексеевск районы ветераннар советы рәисе Н. Глазунов, Юеш Көрнәле авыл җирлеге башлыгы Ф.Хәйретдинова тыл хезмәтчәне, Бөек Ватан сугышы ветеранының тол хатыны, күп балалы ана – Алексеевск муниципаль районының  Юеш Көрнәле авылы кешесе Закирова Зәйнәп Шакир кызын 90 яшьлеге белән котладылар һәм аңа РФ Президенты В.В. Путиннан котлау открыткасы, район башлыгыннан бүләк җыелмасы, азык-төлек пакеты һәм котлау открыткасы тапшырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International