alfiya-1956@yandex.ru
“Бердәм Россия” партиясе әгъзалары Россия көнен бәйрәм итү кысаларында футбол матчы үткәрделәр. Партиялеләр Татарстанның “Яшь гвардия” бүлекчәсе һәм “Татарстан Республикасы иҗат яшьләре җәмәгать оешмасы” тарафыннан оештырылган “Патриотик марафон” республика программасына кушылдылар.
“Юл төзүчеләр паркының мини-футбол кортында "Депутатлар" һәм "Сайлаучылар” арасында футбол матчы булды. Катнашучыларны һәм уңыш теләп торучыларны тантаналы ачылышта бәйрәм белән Алексеевск җирле бүлекчәсе сәркатибы Владимир Козонков котлады. Ул уенчыларга матчның әйбәт узуын теләде, шулай ук уенчылар белән паркны үстерү буенча планнары белән уртаклашты: Владимир Константинович быел ук инде ике шугалак ясалачак: берсе – капкалар һәм тамгалар белән хоккейчылар өчен, ә икенчесе тимераякта шуарга яратучылар өчен генә булачак, дип билгеләп үтте.
Шуннан соң матчның судьясы, партия тарафдарлары рәисе булып торучы Владимир Никешин очрашуның тәртибен һәм шартларын аңлатты. Футболчылар 15 әр минут ике тайм уйнадылар. “Депутатлар”ны 5:3 исәбе белән откан "Сайлаучылар" командасы җиңүче булды. Җиңүчеләрнең һөҗүмчесе Марат Гайсин үз исәбенә өч туп язып куйды.
Партия башкарма комитеты җитәкчесе Мария Шигаева һәм “Бердәм Россиянең яшь гвардиясе” штабы начальнигы Рифкат Сөләйманов җиңүчеләргә “Прайм-лига-2016” Кубогы, шулай ук барлык катнашучыларга дипломнар һәм призлар тапшырды. Әйтергә кирәк, Алексеевск бердәмруслылары бу матч белән Европа якларга карар иттеләр.
Россия көнен бәйрәм итү алдыннан яшьгвардиячеләр шулай ук Россия әләме төсләрендәге тасмалар тараттылар.