Бөгелмәдә “Иделкәем” фестивале тәмамланды. Анда Алексеевскиның «Радужная фантазия» халык театры лауреат булды.
10 июньдә Бөгелмә шәһәренең техниклар йортында “Иделкәем” балалар-яшүсмерләр һәвәскәр һәм курчак театрлары республика смотр-конкурсының йомгаклау туры булды. Анда Алексеевск, Бөгелмә, Мөслим һәм Чистай муниципаль районнарының театр коллективлары катнашты. Бүләкләү тантанасы һәм Татарстан Республикасында балалар театр сәнгатен үстерү мәсьәләләре буенча “түгәрәк өстәл” эшендә катнашу өчен шулай ук Казан, Саба, Югары Ослан һәм Апас театр коллективларының режиссерлары да килде.