Алексеевскиның “Кайгырту” балалар приютында “Исәнме, ямьле җәй!” исемле балачак бәйрәме булды.

2016 елның 15 июне, чәршәмбе

Балалар учреждениесендә тәрбияләнүчеләр Татарстан башкаласында узган “Без Кремльне яратабыз!” фестиваленә бардылар.

– Малайлар һәм кызлар бик рәхәтләнеп таган атындылар, курчаклар –  аниматорлар белән уйнадылар, флешмобта катнаштылар, – ди “Кайгырту”  приютының  социаль тернәкләндерү  бүлеге мөдирәсе Наталья Клементьева. – Иң мөһиме, балалар “Әкият” курчак театрының “Гуси-лебеди” спектаклен карадылар.  Шул исемдәге рус халык әкияте буенча язылган пьеса балаларның күңелен күтәреп кенә калмады, ә бәлки аларны тапшырылган эш өчен җаваплылык тоярга да өйрәтте һәм бәлагә тарыган кешеләргә ярдәм күрсәтү үрнәге булып хезмәт итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International