ЯҢАЛЫКЛАР


14
июнь, 2016 ел
сишәмбе

2016 елның 13 июнендә Алексеевск муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Н.Чурин,  социаль яклау бүлеге начальнигы Е. Хәмзина, Алексеевск районы ветераннар советы рәисе Н. Глазунов, Юеш Көрнәле авыл җирлеге башлыгы Ф.Хәйретдинова тыл хезмәтчәне, Бөек Ватан сугышы ветеранының тол хатыны, күп балалы ана – Алексеевск муниципаль районының  Юеш Көрнәле авылы кешесе Закирова Зәйнәп Шакир кызын 90 яшьлеге белән котладылар һәм аңа РФ Президенты В.В. Путиннан котлау открыткасы, район башлыгыннан бүләк җыелмасы, азык-төлек пакеты һәм котлау открыткасы тапшырдылар.

14 һәм 15 июньдә көндезге 2 дән кичке 4 кә кадәр җиһазлары радиотелеүзәктә урнаштырылган барлык телерадиокомпанияләрнең программаларын тапшыру өзеләчәк.

Менә ундүрт ел инде Алексеевск бистәсе ике көнгә православ дөньясында кыңгырау чыңы башкаласына әйләнә. 50 дән артык иң яхшы чаң кагучы һәм Россиянең 20 төбәгеннән килгән 200 дән артык башкаручы, шулай ук Белоруссия һәм Украина кунаклары алексеевскилыларны һәм фестиваль кунакларын үз иҗатлары белән сөендерергә дип килделәр. “Алексеевск чаң тавышлары” өстендә йөзеп йөрүче бердәмлек рухы елдан-ел көчәя бара.


10
июнь, 2016 ел
җомга

РФ Дәүләт Думасы депутаты Айрат Хәйруллин алексеевскилыларны Россия көне белән котлады.

Якшәмбе көнне, 12 июньдә билгеләп үтеләчәк бәйрәм алдыннан район башлыгы Владимир Козонков алексеевскилыларны төп дәүләт бәйрәме белән котлады:

Муниципалитет башлыгының Мактау грамоталары белән Пенсия фондының җирле идарәсе хезмәткәрләре бүләкләнде.

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Указы белән Козонков Владимир Константинович “Татарстан Республикасы алдындагы хезмәтләре өчен” орден медале белән бүләкләнде.

Ана капиталын инвалид балаларның социаль яктан җайлашуы өчен товарлар сатып алу һәм хезмәтләр күрсәтү өчен түләүгә юнәлдерергә карар иткән гаиләнең эш итү тәртибе түбәндәгечә.


9
июнь, 2016 ел
пәнҗешәмбе

12 июньдә, якшәмбе көнне, Чиркәү мәйданында XIV “Алексеевск чаң тавышлары” фестивале булачак.

Сишәмбе көнне, 14 июньдә, иртәнге 8 дән кичке 5 кә кадәр Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсенең Алексеевск территориаль бүлегендә гражданнар өчен “кайнар линия” булачак.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International