Халыкларның һәм кешенең Аллаһы Тәгалә белән берләшүе турында сөйләделәр фестивальне ачуда Татарстан мәдәният министры Айрат Сибагатуллин, Чистай һәм Түбән Кама епискобы. Министр район кешеләренә һәм фестиваль кунакларына Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның котлавын укыды. Ул, бу фестиваль рус мәдәнияте традицияләрен саклый һәм Татарстан халыклары арасында толерантлыкны ныгыта, дип билгеләп үтте. Министр үз исеменнән чарадан таң калуын әйтте.
– Мин биредә беренче тапкыр гына. Сәхнәдәге вакыйгаларны күреп гаҗәпкә калдым. Татарстан халыкларының теләсә кайсы бәйрәме – бу барыннан да элек кешеләребезнең рухи дөньяны аңлавы һәм алар арасындагы бердәмлек. Заманында әлеге фестивальне башлап җибәрүчеләргә рәхмәт. Бу мине бик шатландыра, – диде ул.
Чистай һәм Түбән Кама епискобы Пармен бу фестиваль бөтен дөньяга республикада яшәүче халыкларның изге ниятләрен һәм үзара күршеләрчә дус мөнәсәбәтләрен күрсәтергә тиеш, дип әйтеп үтте:
– Шушы кыңгырау чыңы мисалы белән без зирәклегебез, дин иреген тануыбыз, Аллаһы Тәгалә биргән җиребездә бергәләп эшли, гыйбадәт кыла, иҗат итә, балалар үстерә, өлкәннәрне тәрбияли алуыбыз өчен үзара тату яшәвебез турында сөйлибез, – диде архиерей.
Быел Фестиваль “Мәрьям Ана канаты астында” дип аталды һәм Афонда Рус монахлыгының 1000 еллыгына, Алексеевскида Мәрьям ана Ахтыр иконасы Күчермәсен табуның, Казанда Мәрьям ана иконасының Пәйда булган урынында чиркәүнең беренче нигез ташын салуның 200 еллыгына багышланды.
Кыңгырау чыңнары артистларның җырлары, бию һәм музыкаль номерлары белән чиратлашып барды. Иҗат номерлары Мәрьям Ананың бөтен образларын искә алырлык итеп куелган иде.
Тамашачылар фестивальдә беренче тапкыр Украинаның Ахтырка шәһәреннән видеомөрәҗәгать күрделәр. Алексеевскиның яклаучысы Ахтыр Мәрьям ана иконасы шул шәһәр хөрмәтенә аталган. Ксения Ионинаның ком тамашасы концертның күркәм бизәге булды. Казан кызы Мәрьям Ана образларын комнан ясады, алар Алексеевскидан иерей Илья Маташов һәм Волгоград өлкәсеннән “Раздолье” казаклар хоры башкаруында “Радуйся, Царица...”хикәятенең фонына әйләнде.
Әлбәттә инде, ике көн буена тамашачыларны фестивальнең даими катнашучылары, инде алексеевскилыларның туганнарына әйләнгән Ирина Леонова, Анна Сизова, Егорий Стрельников, Василий Жданкин һәм күп кенә башка башкаручылар сөендерде. Алексеевск һәм Украинаның чаң кагучылары якын дусларга әйләнде. Диана Тюрина сөйләгәнчә, украинлы Ирина Звягольская белән алар былтыр танышкан булганнар.