Россия көне белән!

2016 елның 10 июне, җомга

– Россия көне – ул милли бердәмлек һәм Ватаныбызның киләчәге өчен гомуми җаваплылыкны гәүдәләндерүче мөһим көн. Бу бәйрәм чагыштырмача яшь булуына да карамастан, яңа Россиядә тормыш яхшырсын, илебез дөньяның әйдәп баручы мәмләкәтләре арасында лаеклы урын алсын өчен бик күп нәрсәләр эшләнде.
Әлеге бәйрәм күп гасырлык тарихи юл үткән Россияне хаклы рәвештә олылый. Бу вакыт эчендә россиялеләр эчке авырлыкларны җиңеп һәм тышкы дошманнарның басып керүләрен чагылдырып, иң катлаулы хәлләрдән дә үз абруен төшермичә намус белән чыгып, Ватаныбызның бербөтенлеген һәм бәйсезлеген кыю рәвештә яклап калдылар һәм күз карасыдай саклыйлар. Бүген һәрберебез илебезнең төп көче – без үзебез, анда яшәүче кешеләр икәнлеген беләбез. Без төп нәрсәне – язмышыбызның үз кулларыбызда икәнлеген аңладык. Безгә тарихыбыз сабакларын тагын һәм тагын да аңлап төшенергә, алардан нәтиҗәләр ясарга, күп гасырлык Ватаныбыз традицияләрен сакларга һәм арттырырга, хокукларыбызга һәм бурычларыбызга җаваплы карарга кирәк .
Кадерле алексеевскилылар! Сезгә сәламәтлек, яхшылык һәм иминлек телим. Илебездә һәрвакыт тынычлык, бер-береңне аңлау һәм бердәмлек хөкем сөрсен!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International