Төп бурыч Татарстан продукциясен – чит илгә

2016 елның 17 июне, җомга

Андый киңәшмәләрдә район хакимияте вәкилләреннән тыш, предприятие җитәкчеләре һәм шәхси эшмәкәрләр дә катнаша башлады. Видеоконференцияләрнең төп сәбәбе – республика икътисадын үстерүнең яңа нокталарын табу, чөнки катлаулы икътисадый шартлар хакимлек иткәнлектән, республикада җитештерелгән продукцияне чит илгә чыгару 40 процентка диярлек кимеде. Шуңа күрә Президент һәм Хөкүмәт бу күрсәткечләрне арттыру өчен мөмкин булганның барысын да эшли.
Мәсьәләне хәл итү юлларының берсе – район предприятиеләрен һәм кече бизнесны үз продукцияләрен республикадан читтә, шул исәптән чит илләрдә дә сатуга юнәлдерү. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов хәләл куян итен гарәп төбәге илләренә сатуны ачык мисал дип атады. Президент билгеләп үткәнчә, бу – өметле базар. Район башлыгы Владимир Козонков та, предприятие җитәкчеләренә һәм шәхси эшмәкәрләргә мөрәҗәгать итеп, аларның продукцияләрен район һәм республикадан читкә чыгару эшен көчәйтергә тәкъдим итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International