ЯҢАЛЫКЛАР


20
февраль, 2018 ел
сишәмбе

16 февральдә Алексеевскидагы “Кайгырту” приютында кече яшьтәге мәктәп балалары белән тәрбияче Татьяна Каракова “Без яши торган бистә, микрорайон. Аларда нинди куркыныч яшеренгән” дигән экскурсия үткәрде.
 

18 февральдә балаларда укуга мәхәббәт тәрбияләү һәм аларның игътибарын бөек рус язучысы һәм акыл иясе иҗатына җәлеп итү максатында социаль приютта гадәти булмаган дәрес үткәрелде. Гадәти булмаган форма – сәхнәләштерелгән уку сәгате.

19 февральдә Алексеевск районының “Яшь гвардия” яшьләр оешмасы “ФОРПОСТ” активистлары белән берлектә сугышчан дан музеенда Юеш Көрнәле урта мәктәбе укучылары өчен экскурсия үткәрделәр.


19
февраль, 2018 ел
дүшәмбе

Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсе республика районнарында яшәүче гражданнар өчен күчмә консультацияләр эшен яңарта.

2018 елның 14 февралендә Зур Тигәнәле авыл җирлеге депутаты Р.Р.Әхмәтҗанова, Зур Тигәнәле авыл җирлеге секретаре Л.С.Хәмитшина һәм Зур Тигәнәле авыл җирлеге ветераннар оешмасы рәисе Г.С.Хәмитшина хезмәт ветераны, тыл хезмәтчәне, күп балалы ана, Алексеевск районының Зур Тигәнәле авылы кешесе Сунакова Галия Нургата кызын 90 яшьлеге белән котладылар һәм  аңа  РФ Президенты В.В.Путиннан котлау открыткасы, район башлыгы В.К. Козонковтан бүләк җыелмасы, азык-төлек пакеты һәм котлау открыткасы тапшырдылар.


16
февраль, 2018 ел
җомга

2017 елгы эш йомгаклары буенча "ФОРПОСТ" студентлар отряды” номинациясендә колледжыбызның “ФОРПОСТ” җәмәгать тәртибен саклау буенча студент яшьләр отряды иң яхшы дип табылды.

Совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгару көнендә Җиңү паркында бу дата тормышларының аерып алгысыз өлешенә әйләнгән кешеләр җыелды.

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының “Авыл җирләрендә даими яшәүче хатын-кызларга бала туган очракта бер тапкыр бирелә торган түләү турында”гы 2018 ел, 9  февраль, 67 нче санлы карары белән Татарстан Республикасы территориясендә авыл җирләрендә кимендә өч ел даими  яшәүче  хатын-кызларга бер тапкыр түләү билгеләнде.

 


15
февраль, 2018 ел
пәнҗешәмбе

2018 елның 13 февралендә Алексеевск шәһәр җирлеге башлыгы А. С. Харитонов, социаль яклау бүлеге начальнигы Е. А. Хәмзина һәм район ветераннар советы рәисе Е. С. Макарихина хезмәт ветераны, тыл хезмәтчәне, күп балалы ана, Алексеевск районының Алексеевск бистәсендә яшәүче Митрофанова Анна Александровнаны 90 яше тулу белән котладылар һәм аңа Россия Федерациясе Президенты В.В.Путиннан котлау открыткасы, район башлыгы В.К. Козонковтан бүләк җыелмасы һәм котлау открыткасы тапшырдылар.


14
февраль, 2018 ел
чәршәмбе

14 февральдә кичке 6 нчы яртыда «Татарстан 24» телеканалында Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсенең физик затлар  күчемсез милкен дәүләт теркәве бүлеге начальнигы Энҗе Мөхәммәтгалиева катнашуында туры эфир булачак. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International