Татарстан Росреестры республика районнарында гражданнарны кабул итә

2018 елның 19 феврале, дүшәмбе

Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсе республика районнарында яшәүче гражданнар өчен күчмә консультацияләр эшен яңарта.
Шул рәвешчә, район кешеләре, Казанга килмичә генә беренче затлардан консультация ала алачаклар: практика буенча территориаль бүлекләрдә гражданнарны идарә җитәкчесе урынбасарлары кабул итәчәк, күчемсез милеккә һәм аның белән килешү төзүгә хокукларны теркәгәндә килеп туган теге яки бу проблеманы хәл итүдә һәм идарә эшчәнлеге белән бәйләнгән башка мәсьәләләр буенча ярдәм ала алачаклар. Моның өчен бары тик консультация үткәреләчәк территориаль бүлек яки идарәнең үзәк аппараты кабул итү бүлмәсе телефон номерлары буенча алдан язылырга гына кирәк (әлеге мәгълүмат ведомствоның рәсми сайтында күрсәтелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International