“Кайгырту” приюты балалары “Без яши торган бистә, микрорайон. Аларда нинди куркыныч яшеренгән” дигән экскурсиягә бардылар

2018 елның 20 феврале, сишәмбе

16 февральдә Алексеевскидагы “Кайгырту” приютында кече яшьтәге мәктәп балалары белән тәрбияче Татьяна Каракова “Без яши торган бистә, микрорайон. Аларда нинди куркыныч яшеренгән” дигән экскурсия үткәрде.

Экскурсия балаларда якындагы микрорайонда аларның һәм әйләнә-тирәдәгеләрнең сәламәтлегенә куркыныч янаучы хәлләрне алдан күрә, әлеге хәлләрнең тагын да үсәргә мөмкин булу нәтиҗәләрен булдырмый кала алу тәрбияләү максатында үткәрелде.
Дәрестә балаларның юл хәрәкәте һәм приют микрорайонындагы урамнарда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турындагы белемнәре гомумиләштерелде.
Мондый дәресләр балаларда игътибарны, тупланганлыкны, зирәклекне, логик фикер йөртүне үстерәләр, шулай ук грамоталы җәяүле тәрбияләргә булышалар.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International