Алексеевск бистәсе кешесенә – 90 яшь!

2018 елның 15 феврале, пәнҗешәмбе

Митрофанова Анна Александровна Алексеевскида күп балалы гаиләдә туа.   Анна Александровнаның әтисе яшьли гүр иясе була, ике абыйсы фронтта хәбәрсез югала. Анна Александровна 1944 елдан алып 1954 елга кадәр  кооператив-промысел артелендә тегүче булып эшли. 1947 елда кияүгә чыгып, өч ир бала таба. Ире яшьли үлә, һәм аңа улларын берүзенә тәрбияләргә туры килә. 1962 елда Алексеевск район ашханәсенә эшкә официант итеп алына, анда  лаеклы ялга чыкканчы эшли. Анна Александровнаның алты оныгы, җиде оныкчыгы бар.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International