“Татарстан 24” телеканалында “дача амнистиясе”нең тәмамлануы турында Татарстан Росреестры

2018 елның 14 феврале, чәршәмбе

Мәгълүм булганча, “дача амнистиясе” тәмамлануга ике атна вакыт калды: 1 марттан соң шәхси торак өйләрен теркәмәгән кешеләргә милекне рәсмиләштергәндә өстәмә документлар җыярга туры киләчәк. Кемгәдер ашыгыч төстә нәрсәдер эшләргә (һәм кирәкме икән) кирәк, ә кемдер борчылмаса да була – бу хакта әңгәмә “Актуаль сөйләшү” программасында булачак. Шуның белән бергә дәүләт теркәүчесе Энҗе Мөхәммәтгалиева алда торган яңалыклар турында гына сөйләп калмаячак, ә телевизор караучыларның сорауларына да җавап бирәчәк.
 Туры эфир телефоны 8(843) 511-99-66 яки 8-800-500-32-55. Программа кабатлап кичке 9  нчы яртыда һәм 11 нче яртыда күрсәтеләчәк.


 Матбугат хезмәте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International