Балаларда укуга мәхәббәт тәрбияләү һәм аларның игътибарын иҗатка җәлеп итү

2018 елның 20 феврале, сишәмбе

18 февральдә балаларда укуга мәхәббәт тәрбияләү һәм аларның игътибарын бөек рус язучысы һәм акыл иясе иҗатына җәлеп итү максатында социаль приютта гадәти булмаган дәрес үткәрелде. Гадәти булмаган форма – сәхнәләштерелгән уку сәгате. Тәрбияче Егоров Владимир балаларны Лев Николаевич Толстой биографиясендәге аерым мизгелләр белән таныштырды. Шуннан соң берничә балалар хикәясе укылды, соңыннан алар турында фикер алышынды.
Лев Толстой күләмле һәм җитди романнар гына язып калмаган. Ул балалар өчен дә бик күп язган. Үзе яшәгән вакытта мәктәп балалары өчен махсус иҗат иткән берничә томы чыккан. Бу әсәрләрне шартлы рәвештә өч төркемгә бүлгәннәр. Мәсәлләр, хикәяләр дә булган. Ләкин чынлыкта исә бу әсәрләр арасында аерма зур түгел – алар барысы да гыйбрәтле һәм нәниләрне дөрес эш-гамәлләр кылырга өйрәтә.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International