Тууына – 90 яшь!

2018 елның 19 феврале, дүшәмбе

2018 елның 14 февралендә Зур Тигәнәле авыл җирлеге депутаты Р.Р.Әхмәтҗанова, Зур Тигәнәле авыл җирлеге секретаре Л.С.Хәмитшина һәм Зур Тигәнәле авыл җирлеге ветераннар оешмасы рәисе Г.С.Хәмитшина хезмәт ветераны, тыл хезмәтчәне, күп балалы ана, Алексеевск районының Зур Тигәнәле авылы кешесе Сунакова Галия Нургата кызын 90 яшьлеге белән котладылар һәм  аңа  РФ Президенты В.В.Путиннан котлау открыткасы, район башлыгы В.К. Козонковтан бүләк җыелмасы, азык-төлек пакеты һәм котлау открыткасы тапшырдылар.
 Сунакова Галия Нургата кызы Алексеевск районының Зур Тигәнәле авылында ишле гаиләдә туа. Галия Нургата кызы бик яшьли әтисез кала. Абыйсы фронтта һәлак була,  апасы авырудан үлә. Галия әнисенең бердәнбер терәге һәм яшәү мәгънәсе булып кала.                                   
 Галия Нургата кызы Бөек Ватан сугышы елларында, яшьтәшләре кебек үк, әнисенә өй эшләрендә булыша, колхозда төрле эшләрдә эшли. Фидакарь, хезмәт сөючән Галия, кияүгә чыгып, өч кыз бала таба. Ләкин аны монда да кыенлыклар сагалып тора: мәрхәмәтсез язмыш аның ирен тартып ала.
Галия апа кызларын берүзе үстерде, аларга белем бирде. Бүген аларның һәркайсының үз гаиләсе бар. Ул бөтен гомерен авыл хуҗалыгына багышлады. Совхозда терлекчелектә, төрле эшләрдә, каты авырудан соң техничка булып эшләде.
 Галия Нургата кызының җиде оныгы һәм сигез оныкчыгы бар. Олы яшьтә булуына карамастан, ул күңел күтәренкелеген югалтмый һәм шәригать кануннарына буйсынып яши.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International