“Иң яхшы муниципаль практика” Бөтенроссия конкурсының республика этабын үткәрү старт ала. “Муниципаль икътисадый сәясәт һәм муниципаль финанслар белән идарә итү” номинациясе буенча конкурс гаризалары 25 майга кадәр кабул ителә. Эшләрне Татарстан Республикасының Икътисад министрлыгына тапшырырга кирәк.
17 майда Алексеевскида район җитәкчелеге һәм Татарстан Республикасы буенча федераль монополиягә каршы хезмәт идарәсе Александр Груничев белән эшлекле очрашуы булачак. Очрашу кысаларында район үзәге мәктәбендә ачык дәрес һәм кешеләр белән очрашу планлаштырыла.
Биш меңнән артык алексеевскилы Үлемсез полк белән Алексеевск районы һәм район үзәкләре урамнарыннан узды. Григорий Галкин, Александра Малафеева, Ибраһим Мостафин, Иван Конов, Семён Королёв, Пётр Рубцов, Алексей Корчагин, Михаил һәм Александр Курсановлар, Михаил Казанцев, Әсрар Әхмәтшин, Мария Мартынова, Иван Лохин, Пётр Сальцинов, Василий Корнев – алар һәм күп кенә башкалар йөрәкләребездә бүген дә исән булып сакланалар.
«Кадерле татарстанлылар, сугышта катнашкан һәм тылда тырышып эшләгән фидакарьләр!
Дәүләт Советы, Татарстан Республикасы Хөкүмәте исеменнән һәм шәхсән үзем сезне Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 73 еллыгы уңаеннан чын күңелдән тәбрик итәм.
Җиңү көне алдыннан авылда Президент программасы буенча төзелгән кибет ачылды. Модульле яңа кибеттә ашамлыклар һәм беренче кирәк-ярак көндәлек товарлары сатылачак.
Конкурста җиңү яулаган балаларга партиянең Алексеевск җирле бүлекчәсе мәгариф һәм ЮХИДИ бүлеге белән бергәләп дипломнар һәм бүләкләр тапшырды. Партиянең җирле бүлекчәсе башкарма комитеты җитәкчесе Мария Долганова хәбәр иткәнчә, конкурс комиссиясе каравына 40 ка якын эш килгән.
14 майдан 18 майга кадәр иртәнге 8 дән кичке 6 га кадәр Алексеевск үзәк район хастаханәсендә барлык яшьтәге хатын-кызлар өчен маммография үткәреләчәк.
Район җитәкчесе Бөек Ватан сугышы ветеранын юбилее белән котлады, аңа бүләк һәм чәчәкләр тапшырды.
25 апрельдә Бөек Ватан сугышы ветераны, Сахаровка авылы кешесе Гунина Анна Тимофеевнага 95 яшь тулды.
4 майда чәчү кампаниясе старт алды. «Алексеевск» халык предприятиесендә басуларга чәчү комплекслары чыкты, алар бөртекле сабан культуралары чәчүгә керештеләр. Чәчүне беренчеләрдән булып предприятие механизаторы Владимир Савельев башлады.
- Җир юеш әле, начар сөрелә. Ләкин чәчәргә кирәк, чөнки көннәр җылы, кояшлы тора, - ди механизатор.
Алексеевскиның "ФОРПОСТ" хокук тәртибен саклау яшьләр отряды "Ромашка" балалар бакчасы тәрбияләнүчеләре янында кунакта булды. Яшьләр белән эшләү буенча белгеч, "ФОРПОСТ" хәрәкәте җитәкчесе Лилия Кашапова очрашуның ничек узуы турында сөйләде