Алексеевск районының Зур Тигәнәле авылында Татарстан Президенты бүләк иткән кибет ачылды

2018 елның 9 мае, чәршәмбе

Җиңү көне алдыннан авылда Президент программасы буенча төзелгән кибет ачылды. Модульле яңа кибеттә ашамлыклар һәм беренче кирәк-ярак көндәлек товарлары сатылачак.
 Кибетне ачуда башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Татьяна Сергеева әйткәнчә, бу кибет авылның бизәге булачак һәм авыл кешеләренә генә түгел, ә бәлки авыл аша узучы автобус пассажирлары һәм туристлар өчен дә файдалы булачак:
- Кибет авыл музее каршында урнашкан, бүген, ничек туры килгән, диген, музейның ачылуына да 15 ел тула. Киләчәктә биредә “Алексеевск керамикасы”нда ясалган керамик әйберләр һәм нәфис әйберләр туку фабрикасында тукылган сувенирлар сатылачак. Кибет кирәкле булачак, диделәр Зур Тигәнәле җирлеге үзидарәсе башлыгы Салават Әхмәтҗанов һәм Алексеевск райпосы директоры Илнур Хәйбуллин. Бу - район кулланучылар җәмгыятенең Президент программасы буенча төзелгән икенче кибете инде. Беренчесе кыш көне Левашевода ачылган иде.
 Пенсионер Гөлсирә Хәмитшина һәм Саллих Баттал исемендәге музей директоры Лилия Зарипова авыл кешеләре исеменнән республика җитәкчелегенә бәйрәмгә шундый бүләк ясаганы өчен рәхмәт әйттеләр.
Ачылыш тантанасында “Хыял” фольклор коллективы һәм Валентина Егорова сатып алучыларның кәефен күтәрде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International