Алексеевск районында барлык яшьтәге хатын-кызлар өчен маммография үткәреләчәк

2018 елның 8 мае, сишәмбе

14 майдан 18 майга кадәр иртәнге 8 дән кичке 6 га кадәр Алексеевск үзәк район хастаханәсендә барлык яшьтәге хатын-кызлар өчен маммография үткәреләчәк.
Тикшерү бушлай. Үзең белән паспорт, медицина полисы, СНИЛС һәм юллама алып килергә.
 Юллама алу өчен үзәк район хастаханәсенең кабул итү-диагностика бүлегенә мөрәҗәгать итәргә.
 Маммография - хатын-кызларда яман шеш авыруын иртә срокларда ачыкларга мөмкинлек бирүче мөһим тикшеренүләрнең берсе, димәк, вакытында дәваланып, гомереңне озайта аласың.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International