Биш меңнән артык алексеевскилы Үлемсез полк белән Алексеевск районы һәм район үзәкләре урамнарыннан узды. Григорий Галкин, Александра Малафеева, Ибраһим Мостафин, Иван Конов, Семён Королёв, Пётр Рубцов, Алексей Корчагин, Михаил һәм Александр Курсановлар, Михаил Казанцев, Әсрар Әхмәтшин, Мария Мартынова, Иван Лохин, Пётр Сальцинов, Василий Корнев – алар һәм күп кенә башкалар йөрәкләребездә бүген дә исән булып сакланалар. Без ышанабыз: бабаларыбыз һәм карт бабаларыбызның истәлеген моннан соңгы буыннар да йөртәчәк. Район үзәгендә һәм авылларда тантаналы митинглар булып узды. Митингта район җитәкчесе Сергей Демидов рәхмәт сүзләре белән һәм нык сәламәтлек, иминлек теләп чыгыш ясады:
- Сезне Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 73 еллыгы белән чын күңелдән котлыйм. Кешелек тарихында иң канкойгыч сугышның тәмамлануы турында бөтен дөньяга хәбәр иткән Җиңү салюты залплары тынып калганнан бирле җитмеш өч ел вакыт узып китте. Бу – шатлык һәм бөтен дөньяда миллионнарча кешеләрнең киләчәгенә, ирегенә һәм абруена хокукын яклап гомерен биргән кешеләрне искә алу көне. Сугыш елларында районыбызга 6827 кеше кире әйләнеп кайтмады. Бөек Ватан сугышы фронтларында һәлак булган якташларыбызның исемнәре мәңгелеккә Хәтер Китабына кертелде.
Алдыгызда баш иябез, кадерле ветераннар, тыл хезмәтчәннәре һәм безгә тыныч тормышта яшәргә, эшләргә, яратырга, балаларыбызга һәм оныкларыбызга шатланырга мөмкинлек биргән Бөек Җиңүгә үз өлешен керткән бөтен кеше! Һәркайсыбызның изге бурычы – Ватанны саклау хакына фидакарьләрчә үлемгә барган һәр карыш җир, тыныч тормыш һәм иминлек өчен көрәшкән, дөньяны фашист илбасарларыннан азат иткән кешеләр турындагы истәлекне саклау һәм киләчәк буыннарга тапшыру.
Бөек Ватан сугышының яу кырларыннан кайта алмаучыларның үлемсез батырлыгы йөрәкләребездә мәңге калачак. Киләчәк буыннарның барысы өчен дә сезнең тормыш батырлык, югары ватаппәрвәрлек һәм рухи бөеклек үрнәге булачак.
Җиребезгә тыныч күк астында яшәү һәм хезмәт итү мөмкинлеген бүләк иткән кешеләр турындагы күркәм истәлек йөрәкләребездә мәңге саклансын! Хөрмәтле ветеран-фронтовиклар, тыл хезмәтчәннәре, алексеевскилылар, сезне чын күңелдән Җиңү көне белән котлыйм! Бәхет, тынычлык, яхшылык, тыныч Җирдә озак һәм бәхетле яшәвегезне телим.
Татарстан Республикасы Президенты исеменнән алексеевскилыларны биологик ресурслар буенча Татарстан Республикасы Дәүләт Комитеты Рәисе Фёдор Батков котлады.
Традиция буенча җыелучылар алдында район хәрби комиссары Дмитрий Дерунов чыгыш ясады.
Метроном тын тору минутын үлчәде. Алексеевскилылар сугыш фронтларында һәлак булганнарны искә алдылар һәм хәзер яшәүче ветераннар алдында баш иделәр. Тантанада һәйкәлгә чәчәкләр куелды.
Һавага илебезнең тынычлыгы һәм иреге символы - бер төркем ак күгәрченнәр җибәрелде.
Бәйрәм чарасы дәвам итә. Хәзерге вакытта район мәдәният йортында бәйрәм концерты уза. 12 тулырга 20 минутта чиркәүләрдә һәм мәчетләрдә һәлак булганнар рухына дога кылынды. Бүген Алексеевск спортчыларын массакүләм спорт бәйгеләре берләштерде. Ә кич белән бөтен кеше кичке концертка һәм салютка җыелачак. Җиңү көне белән!