4 майда чәчү кампаниясе старт алды. «Алексеевск» халык предприятиесендә басуларга чәчү комплекслары чыкты, алар бөртекле сабан культуралары чәчүгә керештеләр. Чәчүне беренчеләрдән булып предприятие механизаторы Владимир Савельев башлады.
- Җир юеш әле, начар сөрелә. Ләкин чәчәргә кирәк, чөнки көннәр җылы, кояшлы тора, - ди механизатор.
Чәчү эшләренең барышын авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре - баш инженер Юрий Михайлов һәм баш агроном Алексей Козин, шулай ук Алексеевск “Россельхозцентр”ы начальнигы Фәнис Хамматгалиев күзәтеп тора. Алар бөртекле культуралар чәчкәндә технологиянең үтәлешен тикшерәләр.
Чәчү кыза бара. 7 майга 1450 гектар чәчелде, өстәвенә бу мәйданның яртысыннан артыграгы якшәмбе көнне эшкәртелде. Чәчүгә шулай ук «Элита» хуҗалыгы, «Родина», «Алга» колхозлары һәм кайбер крестьян-фермер хуҗалыклары кереште. башка авыл хуҗалыгы берләшмәләре дә бер-ике көннән чәчә башлаячаклар. Район басуларында шулай ук дым каплату тулы куәткә бара. Ә «Родина», «Алга» колхозлары, «Элита» хуҗалыгы тырмалауны тәмамладылар диярлек.