Конкурста җиңү яулаган балаларга партиянең Алексеевск җирле бүлекчәсе мәгариф һәм ЮХИДИ бүлеге белән бергәләп дипломнар һәм бүләкләр тапшырды. Партиянең җирле бүлекчәсе башкарма комитеты җитәкчесе Мария Долганова хәбәр иткәнчә, конкурс комиссиясе каравына 40 ка якын эш килгән. «Мы – за безопасные дороги!» номинациясендә Урманасты Шунталысы мәктәбе укучысы Мостафина Зиләгә һәм Зирекле мәктәбеннән Евланов Левка - беренче, 2 нче Алексеевск урта мәктәбеннән Панишева Аннага һәм Парамонов Максимга – икенче, 3 нче Алексеевск урта мәктәбеннән Кәримова Динәгә өченче урын бирелгән. Жюри шулай ук Юртаева Елизавета белән Морозов Антонны әлеге конкурс призерлары дип тапкан.