Алексеевскиның "ФОРПОСТ" хокук тәртибен саклау яшьләр отряды "Ромашка" балалар бакчасы тәрбияләнүчеләре янында кунакта булды

2018 елның 7 мае, дүшәмбе

Алексеевскиның "ФОРПОСТ" хокук тәртибен саклау яшьләр отряды "Ромашка" балалар бакчасы тәрбияләнүчеләре янында кунакта булды. Яшьләр белән эшләү буенча белгеч, "ФОРПОСТ" хәрәкәте җитәкчесе Лилия Кашапова очрашуның ничек узуы турында сөйләде:
– Форпостчылар саф әзерлеген, Калашников автоматын сүтеп-җыюларын күрсәттеләр һәм «Служить России» җырын җырладылар. Сабыйлар гаҗәпләнгән күзләре белән кунакларга карадылар һәм аларның һәр сүзенә, гамәленә игътибар иттеләр. Аннары балалар үзләренең бәйрәм чыгышларын тәкъдим иттеләр. Ә ахырдан бергәләп төрле уеннар уйнадык. Очрашу уңышлы узды. Бу традициягә әйләнсен иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International