9 сентябрьгә кадәр районда һәм республикада «Игътибар – балалар!» акциясе үткәрелә.
8 сентябрьдән 14 енә кадәр районда “Урман атналыгы-2018” табигатьне саклау акциясе узачак. Оешмалар, предприятиеләр, шулай ук район үзәге һәм авыл җирлекләре кешеләре әлеге акциягә кушыла алалар.
9 сентябрьдә көндезге 12 дә Алексеевск районының Левашево авылында апостолга тиң Изге Владимир кенәз чиркәвенә гөмбәз куелачак.
Өч айлык җәйге каникуллардан соң районның иң карт уку йортларыннан берсе яңадан балалар шау-шуына күмелде
Гомуми белем бирү мәктәпләрендәге кебек үк, балалар сәнгать мәктәбендә дә яңа уку елының башлануын белдереп, беренче кыңгырау чыңлады.
Күп еллар эчендә беренче тапкыр кинотеатр ишеге төбендә зур чират хасил булды – бүген бала-чага капиталь ремонттан соң аның ачылуы хөрмәтенә бушлай күрсәтелә торган фильмны карарга ашыкты.
Район җитәкчесе Сергей Демидов бистәнең икенче мәктәбендә тантаналы линейкада катнашты.
Алексеевскида бистәнең 310 еллыгы һәм Республика көне фейерверклар аттырып, матур һәм күркәм узды.
31 августка Көнбатыш Кама аръягы буенча алмашынучан болытлы һава, явым-төшемсез һава торышы фаразлана.
Җил көньяк-көнчыгыштан, көнчыгыштан секундына 4-9 м тизлектә.
Һаваның минималь температурасы төнлә +10+13º.
Һаваның максималь температурасы көндез +23.+26º.
1 сентябрьдән Татарстан Республикасында гомуми белем бирү оешмалары укучылары арасында “Кулланучылар хокукларын яклау” темасы буенча олимпиада старт ала.
Гомумбелем бирү мәктәпләренең урта белем бирү программаларын тулысынча үзләштергән, www.tatzpp.ru сайтында теркәлгән 8-11нче сыйныф укучыларын республика олимпиадасында катнашырга чакырабыз.