Алексеевск балалар сәнгать мәктәбендә беренче сыйныф укучыларын тәкъдим иттеләр

2018 елның 3 сентябре, дүшәмбе

Гомуми белем бирү мәктәпләрендәге кебек үк, балалар сәнгать мәктәбендә дә  яңа уку елының башлануын белдереп, беренче кыңгырау чыңлады.

 Бәйрәм сценарие бала әкияти “Белмәү” чүленә  килеп эләккән кебек итеп төзелгән иде. Аннан чыгарга аңа кош кыяфәтендә пәйда булган һәм юл күрсәткән  педагоглар булышты. Һәр кош бала сайлаячак юл буйлап барачак юнәлешне: музыка, сынлы сәнгать, биюләр, актер осталыгы, кулланма иҗат юнәлешләрен символлаштырды.

 Бөтен актлар залын тутырган балаларны һәм  ата-аналарны уку елы башлану белән мәктәп директоры Татьяна Гренадерова котлады. Ул былтыр аерылып торган укучыларга грамоталар һәм бүләкләр тапшырды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International