Биләр мәктәбендә Белем көне шатлыклы, тантаналы, матур узды

2018 елның 3 сентябре, дүшәмбе

 – Белем көненә багышланган линейка шатлыклы, тантаналы, матур узды, – дип хәбәр итә тәрбия эше буенча мәктәп директоры урынбасары Елена Михайлова. – Үзенең 109 еллыгында мәктәп 38 яңа беренче сыйныф укучысын кабул итте. Кунаклар һәм ата-аналар күп иде, алар  мактауларга һәм укучыларга яңа уку елында яхшы теләкләр теләүгә саранланмадылар. Бәйрәмдә Биләр мәктәбен тәмамлаган  музыка училищесы студенты Айгөл Зарипова чыгыш ясады.

 Уку елы башлану белән укучыларны һәм ата-аналарны мәктәп директоры Андрей Чугуров, Биләр авыл җирлеге башлыгы Галим Хәбибуллин, Биләр музей-тыюлыгы директоры Әнәс Кутуев, Биләр урман хуҗалыгы начальнигы Александр Рузанов котлады. Балаларга шулай ук җылы сүзләр белән хезмәт ветераны, мәктәпне озак еллар  җитәкләгән Любовь Стукало да мөрәҗәгать итте.

 Линейкада “Яшьармияче” хәрби-патриотик клубы лидерлары Илья Краснов белән Алексей Лаптинны III дәрәҗә “Яшьармияче батырлыгы” медале белән бүләкләделәр. “Яшьармия” төбәк бүлекчәсе җитәкчесе генерал-майор  Бородин кул куйган грамоталар Олеся Рыжикова белән Екатерина Павловага  тапшырылды. Бу көнне шулай ук берничә дистә укучы ГТО значоклары да алды.

 Беренче кыңгырауны мәктәпнең саклагыч фәрештәләре бирде, алар ук беренче сыйныф укучыларын тормышларында беренче дәрескә озаттылар. Ә шуннан соң актлар залында аларны чын тамаша көтеп тора иде: әкияттәгедәй Белем иленә аларны Буратино, Белмәмеш һәм башка әкият геройлары озатты.

 Биләрлеләр  бәйрәм турындагы тәэсирләре һәм яңа уку елыннан  нәрсә көтүләре турында уртаклаштылар.
Лаптин Алексей, 11 нче сыйныф укучысы: “Бүген минем өчен  иң мөһим көн – соңгы уку елым башланды. Алда – БДИ һәм югары уку йортына керү. Безнең мәктәптә бик яхшы укытучылар эшли, һәм без бергәләп барлык кыенлыкларны җиңеп чыгачакбыз, дип ышанам. Бик әйбәт ял иттем. Августта мәктәпнең башка укучысы Хлопунов Максим белән  исемле юллама буенча  Кара диңгездә  “Мирас” лагерендә ял иттек. Гаиләбезгә аңа акча түләргә район хакимияте һәм шәхсән Сергей Анатольевич Демидов булышты. Моның өчен аңа зур рәхмәт!”

 

Чугуров А.А., Биләр урта гомумбелем мәктәбе директоры: “Мәктәпне яңа уку елына әзерләү буенча гаять зур эш башкарылды. Мәктәбебез балкып, көлеп тора. Бу  педагогия коллективы, балалар, ата-аналар һәм төзүчеләр, шулай ук район хакимиятенең  финанс ярдәме нәтиҗәсендә мөмкин булды”.

Татьяна Кузьмина, бер ана: “Улым быел 5 нче сыйныфка күчте, ә бу яңа баскыч, яңа җаваплылык. Уку елын көтеп алдык һәм кыенлыклардан курыкмыйбыз. Бу юлны без олы улым белән уздык инде, ул аңа  югары белем алырга һәм әйбәт эшкә урнашырга мөмкинлек бирде”.

 Алина Федосова, бер ана: “Без ирем белән Биләр мәктәбен тәмамладык, ә хәзер улыбыз артыннан кызыбыз беренче сыйныфка бара. Без бу бәйрәмне бөтен гаиләбез белән бик озак көттек. Беренче сыйныф укучыларының ата-аналары күңелле тамаша әзерләделәр.  Үзләренең беренче укытучылары белән балалар әйбәт таныш”.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International