Күп еллар эчендә беренче тапкыр кинотеатр ишеге төбендә зур чират хасил булды – бүген бала-чага капиталь ремонттан соң аның ачылуы хөрмәтенә бушлай күрсәтелә торган фильмны карарга ашыкты.
Шушы истәлекле көн белән алексеевскилыларны район җитәкчесе Сергей Демидов котлады. Ул яңарып киткән кинотеатрның яңа фильмнар карау урыны гына булып калмыйча, җәмәгать тормышы үзәкләренең берсенә әйләнүен дә теләде. Сергей Анатольевич шулай ук "Керамика-Маркет"ның аерылып торган, кинотеатр территориясен төзекләндерүгә зур өлеш керткән хезмәткәрләре: баш инженер Сергей Пилишкинга һәм төзүче Владимир Гренадеровка Рәхмәт хатлары тапшырды. Алексеевскилыларны ачылыш белән Алексеевск "МСО-ТАПС" җитәкчесе Марат Вәлиев та котлады. Бу предприятие бинаны капиталь ремонтлады, түбәсен, фасадын, зал идәннәрен, түшәмнәрен һәм стеналарын яңартты.
Кинотеатр тарихы турында аның беренче директорларыннан берсе Виктор Семечкин сөйләде. Үткәннәрне искә алып, Виктор Петрович элек фильм караган залдагы шартлар турында сөйләде. Мәсәлән, берзаман киносеанс алдыннан коеп яңгыр ява башлый, һәм зал эче су белән тула.
Хәзер исә тамашачылар өчен бөтен шартлар тудырылган. Кинотеатрда иң беренче "Тренер" фильмын күрсәттеләр. Бу фильм узган елларда атаклы футболчының ничек итеп провинциаль шәһәрчектә футболга мәхәббәт тудыра алуы турында. Мөгаен, кинематографка мәхәббәт алексеевскилыларда да туар, һәм бездә дә илебезнең, чит илләрнең яңа фильмнарын карый башларлар. Әлегә безгә бераз гына культура җитеп бетми: күрсәткән вакытта балалар (алар күпчелекне тәшкил итте) гел тавышландылар, сөйләштеләр һәм залдан еш чыгып йөрделәр, шуның белән алар башка тамашачыларга фильмны карарга комачауладылар.