“Урман атналыгы” акциясе

2018 елның 4 сентябре, сишәмбе

8  сентябрьдән 14 енә кадәр районда “Урман атналыгы-2018” табигатьне саклау акциясе узачак. Оешмалар, предприятиеләр, шулай ук район үзәге һәм авыл җирлекләре кешеләре әлеге акциягә кушыла алалар.

 Традицион “Урман атналыгы-2018” акциясе – әһәмиятле һәм күләмле чараларның берсе. Әлеге акциянең максаты – урманнарны уңайлы санитар хәлдә тоту, шулай ук халык игътибарын әйләнә-тирә мохит проблемаларына җәлеп итү.

Парк зоналарын, башка участокларны һәм торак пунктлар территорияләрен яшелләндерү өчен Биләр урманчылыгы теләге булган бөтен кешегә әлеге акциядә катнашырга тәкъдим итә. Утырту материалын Биләр урман хуҗалыгы бушлай бирә. Ассортиментта тау нараты,  миләш, корычагач, сәрби, спирея, гөлҗимеш, каен, карагач, чыршы үсентеләре, “Гибрид-38” тирәге ботаклары бар.Утырту материалын сатып алу буенча килеп туган мәсьәләләр белән урманчылык белгечләренә түбәндәге телефоннар буенча шалтыратырга:
 
 2-67-25 – Алексеевск участок урманчылыгы;
40-2-37 – Зур Полянка участок урманчылыгы;
40-9-36 – Баганалы участок урманчылыгы, питомник;
43-3-78, 43-3-25 – Биләр участок урманчылыгы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International