Бүген Татарстан Республикасында балалар бакчаларына Интернет аша язылу иң кирәкле электрон хезмәтләрнең берсе булып тора. Моның өчен “Электрон балалар бакчасы” автоматлаштырылган мәгълүмат системасы булдырылды.
Әгәр ир белән хатынның берсе күчемсез милеккә идарә итү буенча алыш-бирешне икенчесенең нотариуста расланган килешүен исәпкә алмыйча ясаса, мондый алыш-биреш суд тәртибендә юк ителәчәк һәм чын түгел дип танылачак. Сүз барыннан да элек өйләнешкәч сатып алынган һәм ир белән хатынның уртак милке булып торган мөлкәт турында бара.
“Алексеевск үзәк район хастаханәсе” дәүләт автономияле сәламәтлек саклау учреждениесе һәм 8 нче Март урамында урнашкан күл янындагы ял паркы зонасы территориясендә Алексеевск шәһәр җирлеге депутатлыгына кандидат Демидов Сергей Анатольевичның алексеевскилылар белән очрашуы булды.
Татарстан Республикасы көнен бәйрәм итүдә Алексеевскида төзекләндерү буенча конкурска йомгак ясалды.
“Хезмәт шартларын махсус бәяләү турында”гы 28.12.2013 ел, 426-ФЗ санлы Федераль закон нигезендә хезмәт шартларын махсус бәяләү процедурасын кертү буенча күчү чоры 2018 елның 31 декабрендә төгәлләнә. 2019 елның гыйнварыннан Россия Федерациясе Хезмәт кодексының 212 нче маддәсе нигезендә барлык эш бирүчеләр үзләренең эш урыннарында Хезмәт шартларын махсус бәяләү буенча вазыйфаларын үтәргә тиешләр. Хезмәт шартларын махсус бәяләү үткәрмәү зарарлы хезмәт шартларында эшләгән хезмәтчәннәргә компенсация бирү өчен законлы нигезләрдән мәхрүм итә.
Көч, профессионализм, омтылыш, гүзәллек – боларның барысы да гармоник рәвештә кулында гаять зур предприятиегә җитәкчелек итү дилбегәсен тотып торучы, кулланучылар арасында хөрмәт казанган уңышлы хатын-кызда бербөтен булып үрелеп бара. Гөлнур Таһир кызы Сафина үзенең юбилеен бәйрәм итә!
Күп еллар эчендә беренче тапкыр кинотеатр ишеге төбендә зур чират хасил булды – бүген бала-чага капиталь ремонттан соң аның ачылуы хөрмәтенә бушлай күрсәтелә торган фильмны карарга ашыкты.
2016 елның декабреннән Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталында Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары карый торган эшләр буенча дәүләт пошлинасын электрон рәвештә тиз һәм комиссиясез түләргә мөмкинлек бирүче сервис эшли.
7 сентябрьдә район үзәгенең чаңгы базасында беренче тапкыр “Төнге марафон” узачак.
1 сентябрьдән Татарстан Республикасында “Кулланучылар хокукларын яклау” темасы буенча олимпиада старт ала.