2018 елның 31 декабрендә хезмәт шартларын махсус бәяләү процедурасын кертү буенча күчү чоры төгәлләнә

2018 елның 5 сентябре, чәршәмбе

“Хезмәт шартларын махсус бәяләү турында”гы 28.12.2013 ел,  426-ФЗ санлы Федераль закон нигезендә хезмәт шартларын махсус бәяләү процедурасын кертү  буенча күчү чоры 2018 елның 31 декабрендә төгәлләнә. 2019 елның гыйнварыннан Россия Федерациясе Хезмәт кодексының 212 нче маддәсе нигезендә барлык эш бирүчеләр үзләренең эш урыннарында Хезмәт шартларын махсус бәяләү буенча вазыйфаларын үтәргә тиешләр. Хезмәт шартларын махсус бәяләү үткәрмәү  зарарлы  хезмәт шартларында  эшләгән   хезмәтчәннәргә компенсация бирү өчен законлы нигезләрдән мәхрүм итә. Хезмәт шартларын махсус бәяләү  үткәрмәгән өчен эш бирүченең җаваплылыгы яки эш бирүченең аны үткәрүнең билгеләнгән тәртибен бозуы  административ хокук бозулар  турындагы Россия Федерациясе кодексының 2 нче маддәсендә язылган.

 

 Мәсәлән, беренче тапкыр бозган өчен:

  • эшмәкәрләр һәм хезмәт урынындагы кешеләр өчен – кисәтү яки 5 мең сумнан алып 10 мең сумга кадәр штраф;
  • юридик затлар өчен – кисәтү яки 60 мең сумнан алып 80 мең сумга кадәр штраф.

Кабат бозган өчен:

  • эшмәкәрләр өчен – эшчәнлеген 90 тәүлеккә кадәр туктатып тору яки 30 мең сумнан алып 40 мең сумга кадәр штраф;
  • хезмәт урынындагы кешеләр өчен – эшчәнлеген 90 тәүлеккә кадәр туктатып тору яки 100 мең сумнан алып 200 мең сумга кадәр штраф.

Шуның белән бергә Россия Федерациясе Хезмәт кодексының 57 нче маддәсе нигезендә эш бирүче эшченең  хезмәт килешүендә эш урынындагы хезмәт шартларын хезмәт шартларын махсус бәяләү нәтиҗәләре нигезендә күрсәтергә мәҗбүр. Хезмәт килешүендә андый мәгълүматлар булмау шулай ук контроль-күзәтчелек органнарының административ йогынты ясау чаралары өчен сәбәп булып тора.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International