Бүген Татарстан Республикасында балалар бакчаларына Интернет аша язылу иң кирәкле электрон хезмәтләрнең берсе булып тора. Моның өчен “Электрон балалар бакчасы” автоматлаштырылган мәгълүмат системасы булдырылды.
Татарстан Республикасының uslugi.tatar.ru дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталында ата-аналар өйләреннән чыкмыйча гына үзләре өстенлек биргән балалар бакчасын күрсәтеп, гаризалар язып җибәрә һәм аннары чиратны күзәтеп тора алалар. Өстәвенә порталдан чиратның ничек баруына электрон рәвештә гариза биргән барлык ата-аналар да контрольлек итәләр: системада гариза биргән көн һәм баланың яшь төркеме исәпкә алына. Мондый хезмәт коррупция мөмкинлеген тулысынча юк итә диярлек, чөнки бөтен мәгълүмат ачык һәм балаларны бакчага алу үтә күренмәле булачак.