7 сентябрьдә район үзәгенең чаңгы базасында беренче тапкыр “Төнге марафон” узачак.

2018 елның 4 сентябре, сишәмбе

“Саулык – иң зур байлык”, диләр. Чөнки ул булмаса, кеше бик күп нәрсәләрдән мәхрүм. Сәламәтлек - кеше бәхетенең нигезе, исәнлек булганда гына кеше үзенең теләгенә ирешә, тирә-юньне танып белә, җәмгыять тормышында актив катнаша, хезмәттән, уеннан, бию һәм физик күнегүләрдән канәгатьлек ала.

Кешенең сәламәтлеге – аның шәхси эше дип әйтү дөрес түгел. Кеше бары тик сау-сәламәт булганда гына җәмгыятькә файда китерә.

Сәламәтлек – һәркем үзе күтәрелергә тиешле биеклек. Ул чыныгу, дөрес туклану, көндәлек режим, хезмәт, начар гадәтләрне булдырмау һәм әлбәттә, хәрәкәт!

Мәктәпләрдә, лагерьларда, гомумән, җәмгыятьнең барлык өлкәләрендә дә спортка зур игътибар бирелә. Талны яшьтән бөгәләр, дигәндәй, балаларны физик яктан тәрбияләү максатыннан, футбол, волейбол, баскетбол, бадминтон уеннары, хәрәкәтле уеннар, җәяүле сәяхәтләр еш оештырыла. Укучыларыбыз барысы да әлеге чараларда бик теләп, актив катнашалар.

Кайбер кешеләрнең иртәләре спорт мәйданчыгында йөгерүдән һәм гимнастикадан башлана. Һәм бу дөрес тә. Чөнки без тәнебезне тәртиптә тотарга тиешле.

Сәламәт яшәү рәвешен без “Ак калфак” оешмасында да алып барабыз. Чөнки сәламәт тәндә – сәламәт акыл, диләр. Шуңа да без алтын көз башында районыбызда спорт мәктәбе белән берлектә “Төнге марафон” оештырырга булдык. Сентябрь ае – яңа уку елы, яңа эшләр башлау чоры булып торганга, бу эшне сентябрь башында башлавыбыз да урынлы. Марафон үткәрү өчен урын итеп чаңгы базасын сайладык, чөнки анда яктыртылган юл бар. Кичке саф һавада йөгерү, дус-туганнар белән күрешеп бәйрәм итү – сәламәтлек өчен аеруча да файдалы чара.

Марафон башында тәҗрибәле тренерлар, физик күнегүләр кабатлатып, флешмоб үткәрәчәкләр. Аннан марафон йөгерүләре булачак. Бу юлны йөгереп түгел, йөреп кенә дә узарга була. Марафонда иң олы, иң яшь, иң актив гаилә бүләкләнәчәк. Башкаларны да спонсорларыбыздан сюрпризлар һәм салют көтә. Күңелле булачак! “Төнге марафон” 7 сентябрьдә кичке 5 тә чаңгы базасы территориясендә үтәчәк. Теләге булган бөтен кеше чакырыла.

Марафонга һәркемне көтеп калабыз.

Алсу Нәҗметдинова,

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International