«Игътибар – балалар!»

2018 елның 4 сентябре, сишәмбе

  9 сентябрьгә кадәр районда һәм республикада «Игътибар – балалар!»  акциясе үткәрелә.

Акция балалар юл-транспорт фаҗигасен булдырмау, юлларда балалар һәм яшүсмерләрнең үзләрен куркынычсыз тоту күнекмәләрен яңадан торгызу максатында уза.

Ата-аналар үз балаларының куркынычсызлыгына бөтен җитдилек белән карарга тиешләр. Балаларны алар өчен куркыныч тудырырга мөмкин булган урыннарда, шул исәптән юл кырыйларында караучысыз калдырмау турында кайгыртырга кирәк.

Исегездә тотыгыз:  7 яшькә кадәрге балаларны автомобильдә бары тик бала кәнәфиенә утыртып кына йөртергә кирәк. Хәзер 7 яшьтән алып 11 яшькә кадәрге балаларны җиңел автомобильнең арткы утыргычында балалар тотып тору җайланмасын файдаланып кына түгел, ә бәлки баланы куркынычсызлык каешы белән каптырырга мөмкинлек бирүче башка чараларны кулланмыйча куркынычсызлык каешын файдаланып кына  ташырга мөмкин. Дәүләт автоинспекциясе   балаларны 7 яшькә җиткәннән соң да шундый җайланмада йөртергә нык торып тәкъдим итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International