27 октябрьдә “2014-2020 елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклап калу, өйрәнү һәм үстерү” дәүләт программасын гамәлгә ашыру максатында “Татарча диктант” белем бирү акциясе үткәреләчәк.
Алексеевскилылар “Татарча диктант” акциясендә катнашачаклар
Алексеевск үзәк китапханәсендә әдәби кичәләр үткәрү традициягә керде. Бу елның истәлекле даталарга бай булуы моңа сәбәп булып тора. Алар арасына Лев Николаевич Толстойны 190 еллыгы һәм татар халкының бөек фикер иясе һәм дин эшлеклесе Шиһабетдин Мәрҗәнинең 200 еллыгы керә.
Татарстанда яшәүче һәркем үзен кызыксындырган сорауларны телефон яки WhatsApp аша бирә ала.
Бу атна буена Дәүләт теркәве, кадастр һәм картография Федераль хезмәте төзелүнең 10 еллыгын билгеләп үтү уңаеннан Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсендә дәүләт хезмәткәрләрен бүләкләү тантанасы булды. Бүләкләү тантанасын Идарә җитәкчесе Азат Җаббаров, шулай ук аның урынбасарлары Ада Зәйдуллина, Рөстәм Немаев, Евгения Бабич һәм Алексей Слесаренко үткәрде. "Росреестрга – 10 ел» күкрәккә тага торган билгесе һәм аның таныклыгы тантаналы шартларда 122 дәүләт хезмәткәренә, шул исәптән тармак хезмәте ветераннарына тапшырылды.
23 октябрьдә 8.00 дән 12.00 гә кадәр Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсе җир законнарын бозу мәсьәләләре буенча «Бердәм кайнар линия көне» үткәрә.
Үзәк китапханәнең уку залында шундый баш астында популяр Дагыстан шагыйре Рәсүл Гамзат улы Гамзатовның тууына 95 ел тулу уңаеннан юбилей кичәсе булды. Шигърият кичәсенең инициаторлары һәм актив катнашучылары шигырь иҗат итүченең бөтен дөньяга билгеле әсәрләре күңелләренә якын булган Алексеевск шагыйрьләре иде.
Дәүләт һәм муниципаль учреждениеләрнең, предприятиеләрнең үзләренә беркетелгән милекне сату хокуклары бар. Безнең районда бу нинди күләмдә сатыла – шул хакта милек һәм җир мөнәсәбәтләре палатасы рәисе Марат Гайсин сөйли.
Безнең редакциягә килеп, 2019 елның беренче яртыеллыгына нибары 450 сумга язылыгыз!
Хөрмәтле алексеевскилылар, авыл кешеләре! 23 октябрьдә мобиль комплекста республика кан тапшыру станциясе белгечләре “Донор көне” үткәрәчәкләр.
Алексеевск муниципаль хезмәткәрләре үз белемнәрен камилләштерүне дәвам итәләр.