Алексеевск муниципаль районы хезмәткәрләре үз белемнәрен күтәрделәр

2018 елның 22 октябре, дүшәмбе

  Алексеевск муниципаль хезмәткәрләре үз белемнәрен камилләштерүне дәвам итәләр. Фән тренингын оештыру инициаторы – Татарстан Республикасы Президенты Аппараты. “Югары казанышлар командасы” – Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәткәрләренең  квалификациясен күтәрү программасы шулай атала. Исегезгә төшерәбез: ул дәүләт һәм муниципаль идарәнең югары мәктәбе (Казан федераль университеты) тарафыннан гамәлгә ашырыла. Укытуны Евгений Фарносов – коуч ICF, психолог, бизнес-тренер, S-menedgement компаниясе директоры үткәрә.

Уку курсы тәмамланганнан соң чиновниклар хезмәтне алып баруның  теоретик һәм практик  күнекмәләренә ия булачаклар. Укытуның төп идеясе – миссияне  бердәм алып баруны, команданың стратегик максатларын һәм үсеш механизмнарын киләчәктә эшләтеп җибәрүне формалаштыру. Моннан тыш,  укыганнан соң чиновникларның шәхси портретлары төзеләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International