Алексеевск китапханәсендә иҗат кичәсе

2018 елның 23 октябре, сишәмбе

Алексеевск үзәк китапханәсендә  әдәби кичәләр үткәрү  традициягә керде.  Бу елның истәлекле даталарга бай булуы моңа сәбәп булып тора. Алар арасына Лев Николаевич Толстойны 190 еллыгы һәм татар халкының бөек фикер иясе һәм дин эшлеклесе Шиһабетдин Мәрҗәнинең   200 еллыгы керә.

Бу юлы уку залына кунакка “Таттелеком”  хезмәткәрләре килде, алар әдәби сәяхәтнең  игътибарлы тыңлаучылары һәм актив катнашучылары булдылар. Әйдәп баручы китапханәчеләр Лев Толстойның бөтен дөньяда  уңыш казанган «Война и мир», «Крейцерова соната», «Альберт» әсәрләреннән өзекләрне укыдылар. Шунысы үзенчәлекле: бу эшләрдә автор үзе яраткан, тирән аңлаган, фикерләр алмашынуын һәм геройларның кәефен төгәлрәк тапшырырга мөмкинлек бирүче  психологик анализ чараларының берсен файдаланган  музыкага багышланган сәхифәләр күп. Мисалга, «Крейцерова соната» повестендә музыканың баш геройга йогынтысы тасвирлана, ул  аны үзен онытырга мәҗбүр итә һәм ниндидер башка, музыканы язган кешенең рухи халәтенә күчерә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International