Бу атна буена Дәүләт теркәве, кадастр һәм картография Федераль хезмәте төзелүнең 10 еллыгын билгеләп үтү уңаеннан Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсендә дәүләт хезмәткәрләрен бүләкләү тантанасы булды. Бүләкләү тантанасын Идарә җитәкчесе Азат Җаббаров, шулай ук аның урынбасарлары Ада Зәйдуллина, Рөстәм Немаев, Евгения Бабич һәм Алексей Слесаренко үткәрде. "Росреестрга – 10 ел» күкрәккә тага торган билгесе һәм аның таныклыгы тантаналы шартларда 122 дәүләт хезмәткәренә, шул исәптән тармак хезмәте ветераннарына тапшырылды.
Истәлекле вакыйга белән котлап, бүләкләр тапшыручылар котлау сүзләрендә хезмәткәрләргә ведомствоны төзүгә, үстерүгә һәм камилләштерүгә шактый өлеш керткән хезмәткәрләргә рәхмәт әйттеләр һәм аларга киләчәктә дә һөнәри уңышларга ирешүләрен теләделәр.
Исегезгә төшерәбез, 2018 ел Росреестр өчен юбилей елы: күчемсез милеккә хокукларны дәүләт теркәве системасын булдыруга – 20 ел һәм дәүләт теркәве, кадастр һәм картография федераль хезмәте (Росреестр) оешуга 10 ел тулу уңаеннан берьюлы ике истәлекле дата билгеләп үтелә.
Матбугат хезмәте