Акциянең максаты – теләге булган бөтен кеше өчен ирекле бушлай диктант, ул бер үк вакытта РФ һәм дөньяның төрле шәһәрләрендә узачак. Катнашучылар теркәләчәк һәм диктантка кадәр 15 минут иртәрәк киләчәк. Акция үткәргән вакытта анда катнашучыларга мобиль элемтә чараларыннан, смартфоннардан, планшетлардан һ.б.лардан файдалану тыела. Диктантта катнашучылар барысы да язу кирәк-яраклары белән тәэмин ителәчәкләр. Язылган диктантларын татар теле белгечләре тикшерәчәк, нәтиҗәләр 10 ноябрьдән соң катнашучының электрон почтасына җибәреләчәк. 15 ноябрьдә хаталар өстендә эшләү булачак.
Акциянең максатлары һәм бурычлары: максаты – татар телендә хатасыз язарга өйрәнү, әдәби татар телен кулланучылар санын арттыру, татар әдәбияты әсәрләренә киң җәмәгатьчелекнең игътибарын юнәлтү, орфографик һәм грамматик хаталарны үзең тикшерү.
Бурычлар: